Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда барлык фәннәрдән диярлек БДИ тапшыручылар саны артты
Татарстанда узган ел белән чагыштырганда барлык фәннәрдән диярлек БДИда катнашучылар саны арткан. Француз теленнән имтихан тапшыручылар гына кимегән, кытай телен тапшыручылар саны үзгәрешсез калган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Димәк, югары уку йортларына киләчәк абитуриентлар саны артачак, – диде мәгариф һәм фән министры. – Узган ел белән чагыштырганда БДИда катнашучы чыгарылыш сыйныф укучылары саны 889 кешегә артты».
Аның сүзләренә караганда, рус теленнән БДИны 15,1 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Профильле математикадан имтиханны 8,6 меңнән артык укучы (чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми санының 57 проценты), база дәрәҗәсендәге математиканы 6,5 меңнән артык (43 процент) укучы тапшырырга планлаштыра.
«Мәктәпләрдә үткәрелгән аңлату эшләре нәтиҗәсендә, узган ел белән чагыштырганда, күпчелек фәннәрдән БДИ тапшыручылар саны һәм өлеше артты, бары тик база дәрәҗәсендәге математика, әдәбият һәм француз телен тапшыручылар гына кимеде. Бу имтиханнарда катнашучыларның гомуми саны өчен дә хас», – диде Һадиуллин.
Ул ассызыклаганча, физикадан БДИны 2,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак, бу 491 кешегә күбрәк. Бу барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының 17 процентын тәшкил итә.
Биологиядән БДИ тапшыручылар саны 219 кешегә арткан – 2,7 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы (17 процент), химиядән – 274 кешегә (2,2 мең, 15 процент), информатикадан – 418 укучыга (3,5 мең, 23 процент), инглиз теленнән – 114 кешегә (2 мең, 13 процент).
Тарих фәненнән БДИны якынча 1,5 мең унберенче сыйныф укучысы (ягъни чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми санының 10 проценты) тапшырачак. Рус әдәбиятыннан имтиханны 704 укучы (ягъни 5 процент), гографиядән 251 кеше (яки 2 процент) тапшыра.
«Моңа югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренә 1 марттан кертелгән үзгәрешләр дә ярдәм итте. Профильле математика һәм физиканың өстенлеге арттырылды, бигрәк тә техник юнәлешле белгечлекләрдә», – диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда республикада профильле математика, информатика, физика, биология, химиядән БДИ сайлаучыларга бәйле вазгыять тигезләнә башлады. «Бу тенденция сакланыр, дип өметләнәбез», - дип йомгаклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз