Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда барлык фәннәрдән дә БДИның уртача баллары гомумроссия күрсәткечләреннән югары
Татарстанда барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары гомумроссия күрсәткечләреннән югары булган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
«Әдәбият һәм химия буенча арту 11 баллдан күбрәк. Укучылар чит тел, әдәбият буенча максималь, 70тән югары уртача балл күрсәтә. Минималь, 60тан түбән баллар – география һәм җәмгыять белеме буенча. 2024 ел белән чагыштырганда республикакүләм уртача балларның артуы берничә фән, шул исәптән, химия һәм биология буенча күзәтелә», – дип сөйләде ул.
Рус теле буенча уртача балл 65 булган, бу гомумроссия күрсәткечләреннән 4,3кә югарырак.
«Иң нәтиҗәле территорияләр арасында – Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнары, Чаллы һәм Казанның Вахитов районы, гомуми чыгарылыш укучылар саны – 350 бала. Аларның уртача баллары – 66. Бу районнар «рус теле» фәне буенча әзерләнүдә традицион рәвештә лидерлар», – диде министр.
Профильле математика буенча республикакүләм уртача балл 68,4 булган, бу гомумроссия күрсәткеченнән 6,5 баллга югарырак.
«Яшел Үзән районында һәм Казанның Вахитов районында фән сайлау 60 проценттан артык, ә уртача нәтиҗә – 72 балл», – дигән Илсур Һадиуллин.
Физика буенча уртача балл 63,9ны тәшкил иткән, бу гомумроссия күрсәткеченнән ике баллга югары. Министр сүзләренчә, бу фән буенча Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән районнары һәм Казаның Вахитов районы укучылар югары нәтиҗәләргә ирешкән.
«Ютазы районы нәтиҗәсе дә бик мөһим, ул шул ук санда укучылар катнашында узган елгы нәтиҗәсен 8 баллга яхшырткан», – диде ул.
Быел химия буенча республикакүләм уртача күрсәткеч 69,5 баллга якын, бу гомумроссия күрсәткеченнән 11 баллга югары.
«Күп санда укучылар катнашында югары нәтиҗәләрне Алабуга һәм Казанның Вахитов районнары саклап калды. Шулай ук Мамадыш, Саба, Менделеевск районнары да лидерлык позицияләрен саклады. Шул ук вакытта Балтач районы узган елгы белән чагыштырганда нәтиҗәләрен 25 баллга күтәрә алды», – диде министр.
Биология буенча уртача балл – 61,2. Ул федераль күрсәткечләрдән якынча 7 баллга югары һәм узган елгы уртача күрсәткечтән күбрәк.
«Узган елгы кебек үк алты районның чыгарылыш укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аксубай районы укучыларының нәтиҗәләрен атап китәсем килә, алар быел уртача балларын 14 пунктка күтәреп, лидер булды», – диде ул.
Министр сүзләренчә, Әтнә районында профиль математика, физика, химия, биология буенча имтихан тапшыручылар саны арткан. Шулай ук алар уртача 70 балл җыеп, югары әзерлек күрсәткән.
Информатика буенча уртача балл 60,5, бу гомумроссия күрсәткеченнән 4,6 баллга югары. Иң югары нәтиҗә – 70,7 балл – Югары Ослан районы укучыларында. Ә Әлки районы чыгарылыш укучылар бу фән буенча нәтиҗәләрен ике тапкырга яхшырткан.
«Элеккечә, иң югары нәтиҗәләрнең берсе – әдәбият буенча уртача балл быел 74,1 баллдан артты һәм гомумроссия күрсәткеченнән 12 берәмлеккә югары булды. Монда Минзәлә һәм Нурлат районнары лидерлык позицияләрен саклап калды, шулай ук аларга Казанның Идел буе районы да кушылды. Тукай районы үз позицияләрен 21 баллга яхшырткан», – диде министр.
Моннан тыш, тарих буенча уртача балл да гомумроссия күрсәткечләреннән биш берәмлеккә югары – 60,8 балл, ә җәмгыять белеме буенча 3,4 баллга югары – 57.
«Нәтиҗәләргә анализ ясап, шуны әйтәм, без муниципаль берәмлекләргә рейтинг ясамыйбыз. Аларның һәркайсының үз шартлары, үз казанышлары. Тулаем алганда, 11 сыйныф укучыларының ГИА нәтиҗәләре мәктәпләр һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары тарафыннан системалы эш алып барылуын раслый», – дип йомгаклады Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз