news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда барлык фәннәр буенча БДИның уртача баллары гомумроссиянекеннән югарырак

Татарстанда барлык фәннәр буенча БДИның уртача баллары гомумроссиянекеннән югарырак, ә әдәбият һәм химия буенча алар сигез баллга күбрәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Ил буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, уртача балларның артуын гына түгел, ә аларның 2025 елда профильле математика буенча уртача республика күрсәткечләренә карата үсешен дә билгеләп үтәбез – 2,78, физика буенча – 7,78, информатика буенча – 3,5, биология буенча – 1,3», – дип сөйләде ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан укучыларында профильле математика, физика, әдәбият һәм чит телләр буенча максималь баллар 70тән югары, ә минималь баллар – география һәм җәмгыять белеме буенча.

Һадиуллин ассызыклаганча, узган ел белән чагыштырганда, химиядән тыш, табигать фәннәре циклы предметлары буенча уртача республика баллының артуы күзәтелә.

Аның сүзләренчә, республиканың аерым районнары БДИ нәтиҗәләре буенча соңгы ике ел дәвамында лидерлык позицияләрен саклыйлар. Ә Арча районы барлык табигый-фәнни дисциплиналар буенча лидерлык зонасына эләкте, диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot