news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда барлык чәчүлек мәйданының 30 проценттан артыгы суктырылган

Суктыру һәм уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә Зәй, Сарман, Тәтеш, Әлки, Нурлат районнары.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Оператив белешмәләр буенча, кичәге көнгә, 9 августка,  Татарстанда быелгы уңыш ашлыгы 478,3 мең га мәйданда җыелган, бу барлык чәчүлек мәйданының 32,2 %ын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөртекле һәм кузаклы культураларның иң күп мәйданы Буа (23,2 мең га), Чистай (22,7 мең га), Алексеевск (21,1 мең га), Сарман (20,2 мең га) һәм Тәтеш (19,6 мең га) районнарында суктырылган.

Республика буенча 1366,5 мең тонна ашлыкы җыелган, шул исәптән 930,5 мең тонна көзге бодай, 239,7 мең тонна көзге арыш, 143,9 мең тонна арпа. Республика игенчеләре шулай ук борчак та җыялар. Бүгенгә 23,3 мең га мәйданда 37,8 мең тонна борчак җыелган.

Суктыру һәм уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә Зәй (67,1 мең тонна, уртача уңыш – 40,5 ц/га), Сарман (75,2 мең тонна, уртача уңыш – 37,3 ц/га), Тәтеш (67,1 мең тонна, уртача уңыш – 34,3 ц/га), Әлки (59,4 мең тонна, уртача уңыш – 32,1ц/га), Нурлат (58, 3 мең тонна, уртача уңыш – 35,4 ц/га) районнары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100