news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда барлык анализ һәм МРТ нәтиҗәләрен туплау үзәге төзелергә мөмкин

“Без республика җитәкчелегенә бердәм архив булырдай махсус үзәк төзү тәкъдиме белән чыктык”, - диде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казанның сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясе утырышында.

Республикада Татарстан халкының барлык тикшеренү, анализ һәм, шул исәптән, МРТ нәтиҗәләре тупланачак архив үзәге төзелешен планлаштыралар.

“Без республика җитәкчелегенә бердәм архив булырдай махсус үзәк төзү тәкъдиме белән чыктык”, - диде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казанның сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясе утырышында.

Министр якын арада уңай карар кабул ителер дигән ышанычын белдерде.

“Үзәккә кем җитәкчелек итәчәге кадрлар аудиты барышында хәл ителәчәк”, - дип әйтте Марат Садыйков.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100