news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда әйләнә-тирә мохиткә 7,1 млрд сумлык зыян китерү очраклары ачыкланган

Татарстанда әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү буенча 115 очрак ачыкланып, 7,1 млрд сумлык зарар исәпләнгән.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында Россия Табигать күзәтчелеге хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләде.

Аның сүзләренчә, республика территориясендә табигатькә тискәре йогынты ясый торган объектлар реестрында 3 меңнән артык объект исәпләнә. «Хуҗалык итүче субъектларга административ басымны киметү максатларында идарә тарафыннан 2026 елда 1970 профилактик чара уздырылды, бу консультацияләр, профилактик визитлар, хокук бозуларны булдырмау турында кисәтүләр игълан итү дә. Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә идарә быел шулай ук 701 контроль (күзәтчелек) чарасы уздырды», – дип сөйләде Фаяз Шакиров.

Үткәрелгән чаралар буенча 844 административ эш кузгатылган. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, хәзерге вакытта 94 млн сумлык штраф түләттерелгән.

Фаяз Шакиров 2024 елда ук 14 чистарту корылмасына карата тикшерү үткәрелгәнен, тикшерү нәтиҗәләре буенча 119 хокук бозу очрагы ачыкланганын әйтте. «2025-2026 елларда республика территориясендә бу чистарту корылмалары буенча планнан тыш тагын 20 тикшерү уздырылды. 12 күрсәтмә бирелгән, аларның җидесе үтәлгән. Хәзер алар барысы да норматив күрсәткечкә җавап бирә», – дип белдерде Фаяз Шакиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot