Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда барлыгы сигез мең кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә республикада Covid-19 инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан алып, 8042 кеше коронавирус йоктырган», — диде спикер.
Төбәктә коронавирустан барлыгы 885 мең тест ясаганнар.
Узган тәүлектә республикада 12 кеше коронавирустан терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 6860 кеше терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз