news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәрәңге һәм кәбестә арзанайган

Татарстанда бер атна эчендә, 8 июльдән 15 июльгә кадәр, бәрәңге һәм кәбестә 7 процентка арзанайды. Татарстанстат шундый мәгълүматлар чыгарды.

Статистика ведомствосы мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән чорда бер килограмм бәрәңгенең бәясе 49 сумнан 46 сумга кадәр төшкән. Бер килограмм кәбестәнең бәясе 31 сумнан 29 сумга кадәр кимегән.

Шул ук вакыт эчендә помидорның бәясе 4 процентка кимегән – килограммы өчен 93 сум исәпләнә. Бананнар 3,5 процентка арзанайган һәм хәзер банан 91 сум тора. Бер килограмм кишер 3 процентка кимегән, аны 57 сумга саталар. Карабодай ярмасының бәясе дә 3 процентка төшкән – 111 сумга кадәр җиткән.

Барыннан да күбрәк бу атнада дөге кыйммәтләнде – бер килограммы өчен 1 процентка артып, дөге бәясе – 99 сум. Шулай ук сыер итенә бәяләр үсү күзәтелә – килограммы 480 сум тора. Кыярга да бәя 81 сумга кадәр күтәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100