news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда банкны 40 миллион сумга алдаган мошенниклар төркемен тотканнар

Икътисад полициясе хезмәткәрләре Татарстанда юридик эшчәнлек алып барган булып банкларны алдаган оешкан төркемне тоткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бер фирманың 34 яшьлек директоры җинаятьтәшләре белән бергә чынлыкта бизнес алып бармаган шәхси эшмәкәрләрне кулланган. Алар исеменә кече бизнес өчен кредитлар рәсмиләштерелгән, ә аннары акчалар счеттан чыгарып алынган һәм юкка чыккан.

Шуннан соң шәхси эшмәкәрне банкрот итеп игълан итү процедурасы үткәрелгән – шул рәвешле төркем гамәлләренең эзләрен яшергән.

Якынча исәпләүләр нигезендә, банкларның берсенә 40 миллион сумнан артык зыян килгән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot