Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда банк хезмәткәре клиентларның хисапларындагы акчаларны танышларына күчергән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда банкларның берсендә клиентлар белән эшләүче төп менеджер вазифасын башкарган хезмәткәрне тоткарлаганнар.
«Татар-информ»га Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул клиентлар өчен төрле суммаларга кертемнәр ачкан. Хатын-кыз, клиентларны алдап, аларның ризалыгыннан башка танышларының исәп-хисап счетларына акчалар күчергән.
«Ул Россия Федерациясенең критик мәгълүмати инфраструктура объекты булган автоматлаштырылган системаны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган һәм акчалар урлаган», - дип хәбәр иттеләр Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә.
Аның гамәлләреннән килгән зыян 4 миллион сум тәшкил иткән. «Россия Федерациясенең критик мәгълүмати структурасына хокуксыз нигездә тәэсир итү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер хатын-кызга 3 елдан 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Элегрәк Эчке эшләр министрлыгы баш тикшерү идарәсе оешкан җинаятьчел эшчәнлекне тикшерү часте «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз