news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда банк карталары белән бәйле алдау очраклары арткан

Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин–кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп, ди Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Татарстанда банк карталары белән бәйле алдау очраклары арткан
архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Эчке эшләр министрлыгы банк карталары белән бәйле булган мошенниклыкның артуын искәртә. Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин–кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Раил Куряков.

"Мошенниклар халыкка банк карталары блокировкалануы турындагы смс-хәбәр җибәрә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен үзен банк хезмәткәре буларак таныштыра һәм түләү картасының реквизитларын сорый. Нәтиҗәдә карта хуҗасы акчаларын күчерә яки мошенник өчен мобиль банк тоташтыра", - диде ул.

Татарстанда банк картасыннан акча урлауның 530 очрагы теркәлгән. Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин–кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп.

Раил Куряков банк картасы турында мәгълүматны башкаларга хәбәр итмәскә киңәш итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot