news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда банк белгечләренә ихтыяҗ арткан

2017 елда республика компанияләре банк белгечләре өчен 10 меңнән артык вакансия урнаштырган. Бу – 2016 елга караганда 13 процентка артыграк.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда банк белгечләренә ихтыяҗ арткан, дип хәбәр итә «РБК-Татарстан» HeadHunter компаниясе мәгълүматларына сылтама ясап.

Әлеге тенденция төбәктә хезмәт базарының гомуми үсеше, шулай ук Татарстандагы банк кризисы белән бәйле, дип саный «HeadHunter Поволжье» территориясенең сатулар юнәлеше җитәкчесе Альбина Солтанова. Банкларның бөлгенлеккә төшүе аркасында 2017 елда Россиядә 12 меңгә якын кеше эшеннән җибәрелде. 2016 елда 13,5 мең кеше эшсез калды.

2017 елда республика компанияләре банк белгечләре өчен 10 меңнән артык вакансия урнаштырган. Бу – 2016 елга караганда 13 процентка артыграк. «Финанс продуктларын сату», «Клиентлар җәлеп итү», «Кредитлар», «Коммерция банкы» кебек юнәлешләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Эш бирүчеләр яшь белгечләргә түгел, ә эш тәҗрибәсе 1-3 ел тәшкил иткән хезмәткәрләргә өстенлек бирә, дип искәртә эксперт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100