news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда банан, сыр һәм сарделька арзанайды

Татарстанда бер атна эчендә, 8-15 июльдә, кәбестә һәм бәрәңге 4 процентка кыйммәтләнде, хәзер алар 42,93 сум һәм 51,1 сум тора. Шул ук вакытта, кыяр 3,55 сумга арзанайды, хәзер аның килограммын 108,59 сумга сатып алырга мөмкин. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Моннан тыш, пешкән колбасаның бәясе – 2 процентка (хәзер ул 446,95 сум тора), алманың килограммы 1 процентка (138,78 сум) артты.

Банан (150,98 сум), аш чөгендере (64,97 сум) һәм башлы суган (45,02 сум) 1,5 процентка диярлек арзанайды. Бер дистә тавык йомыркасының бәясе – 1,62 процентка (104,33 сум), каты, ярымкаты һәм йомшак сыр бәясе 1,43 процентка (660,02 сум) төште. Шулай ук сарделька һәм сосисканың килограммы 1,62 процентка (410,59 сумнан 404,09 сумга кадәр) арзанайды.

news_right_1
news_right_2
news_bot