Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда балыкка киткән 60 яшьлек ир-атны эзлиләр
Арча районында Кече Төрнәле авылы тирәсендә Казансу елгасында иртән ир-атның капланган көймәсен тапканнар.
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстанда балыкка киткән 60 яшьлек ир-атны эзлиләр, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 60 яшьлек ир-атның балыкка китүе һәм элемтәгә чыкмавы турында хәбәр килгән. Шаһитлар коктаручыларга балыкчы баткан булырга мөмкинлеген хәбәр иткән, чөнки икенче көнне Арча районында Кече Төрнәле авылы тирәсендә Казансу елгасында ир-атның капланган көймәсен тапканнар.
Балыкчыны 4нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре эзләргә килгән. Алар Казансу елгасының 500 кв метрын һәм 2 км яр буен тикшереп чыкканнар, әмма ир-атны тапмаганнар.
Елга ярыннан 25 метр ераклыкта 4-5 метр тирәнлектә ир-атның трикосы табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз