news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда балыкчылар боз астына киткән: берсе үлгән, икенчесен водолазлар эзли

Яшел Үзән районында «Идел» М7 юлының автомобиль күпере астында Иделдә ике балыкчы боз астына төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

Коткаручылар ерганактан 66 яшьлек ир-атны ярга чыгарганнар, табиблар аның үлемен раслаган. Икенче балыкчыны хәзер водолаз коткаручылар төркеме эзли.

Ведомство хезмәткәрләре татарстанлыларны язгы бозга чыкмаска өнди.

news_right_1
news_right_2
news_bot