news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда балыкчылар утырган көймә әйләнеп капланган, берсе үлгән, икесен эзлиләр

Иртән балыкчылар элемтәгә чыкмаган, аларның танышлары яр буена чыгарып ташланган көймәгә тап булган.

Татарстанда балыкчылар утырган көймә әйләнеп капланган, берсе үлгән, икесен эзлиләр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич Тукай районында өч ир-ат көймәдә Ык елгасына балык тотарга киткән.

Бүген 10.55 сәгатьтә коткаручыларга шул хакта хәбәр иткәннәр.

Иртән балыкчылар элемтәгә чыкмаган, аларның танышлары исә дулкыннар яр буена чыгарып ташлаган көймәгә тап булган.

Көймә табылган урынга Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгән.

12.34 сәгатьтә коткаручылар көймәдән 50 метр ераклыкта камышлар арасында бер балыкчының мәетенә юлыккан. Калган икесен эзләү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot