news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балыкчылар коткарылган

Балыкчыларга ярга чыгарга шаһитлар ярдәм иткән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә, 8 октябрьдә, Чулманда балыкчылар аздан гына батмый калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстанның Алексеевск районы Сакон авылыннан ерак түгел Чулман елгасында көймәдә 52, 41, 40 һәм 38 яшьлек дүрт ир-ат балык тоткан. Күпмедер вакыттан соң көймә бата башлаган.

Җирле балыкчылар аларны күреп алган һәм Речное авылы янындагы утрауга алып килгәннәр. Аннары коткаручылар зыян күрүчеләрне ярга чыгарган. Дүрт балыкчы да хастаханәгә барудан баш тарткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100