Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балыкчы батып үлгән
Яшел Үзәндә баткан балыкчының үле гәүдәсен водолазлар тапкан.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 11 сәгать тирәсендә Яшел Үзәндә Иделдә балыкчы батып үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Фаҗига "Акчарлак" көймәләр станциясе янында булган. Станция сакчысы сүзләренчә, 52 яшьлек ир-ат балык тотарга килгән. Күпмедер вакыттан сакчы аның кайда булуын тикшерергә булган. Яр буенда ир-атның өске кемнәрен һәм балык тоту кирәк-яракларын күргән.
Сакчы видеокүзәтү камерасында ир-атның чишенеп суга керүен күргән, әмма ул ярга чыкмаган.
Станция сакчысы Дәүләт кече суднолар инспекциясе инспекторларын, коткаручыларны, янгын сагы гарнизоны оператив төркемен һәм полиция хезмәткәрләрен чакырган.
Балыкчының үле гәүдәсен водолазлар тапкан. Һәлакәт килеп чыгу нечкәлекләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз