news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балык тоту буенча Бөтенроссия турниры узачак

Ярышлар Лаештагы "Бережок" ял базасында була.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). 9-11 август көннәрендә Татарстанда Лаеш районында балык тоту буенча Бөтенроссия ачык турниры узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Тоталь спиннинг. Казан 2018" исемле өченче Бөтенроссия ярышлары "Бережок" ял базасында була.

Ярышларда якынча 240 спортчы катнашыр дип планлаштырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100