news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балык тоткан вакытта югалган ир-атны дүртенче тәүлек эзлиләр

Эзләүгә полицейскийлар, коткаручылар һәм волонтерлар кушылган

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, водолаз һәм волонтерлар берничә көн элек хәбәрсез югалган балыкчыны эзли, дип хәбәр итә буген Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Бу хәл 7 сеннән 8 нә каршы төндә Түбән Кама районының Березовая грива авылы янында Чулман елгасында булган: анда җиде кешедән торган компания махсус җиһазлар ярдәмендә спорт балыкчылыгы белән шөгыльләнгән.

"Балык тоткан вакытта 1980 елда туган ир-ат суга чумган һәм югалган. Ул Түбән Кама кешесе. Гариза зыян күрүченең хатыныннан алынган", - диелгән хәбәрдә. 

"Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән аныклап узуларынча, балык тотучылар аек булган. "Алар спорт балыкчылыгы белән өченче ел шөгыльләнә. Бу урынга беренче генә тапкыр килүләре булмаган. Бу участокта агым бик көчле, тагын ул көнне бик җылы да түгел иде", - дип аныклап узды агентлык әңгәмәдәше.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100