news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балык үрчетә торган идарә компаниясе булдырылачак

Идарә компаниясе эшчәнлегенә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы да ярдәм күрсәтәчәк.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда балыкчылык өлкәсен үстерү буенча махсуслашкан идарә компаниясе барлыкка киләчәк. Ул балык үрчетү һәм тоту, маймычлар үрчетү һәм аларны күлләргә җибәрү белән шөгыльләнәчәк.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, идарә компаниясе эшчәнлегенә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы да ярдәм күрсәтәчәк.

Сүз уңаеннан, “Известия” хәбәр иткәнчә, быел Кырымда балыкны тирәнтен эшкәртү белән шөгыльләнә торган эре агрокомплекс төзеләчәк. Анда чималны Кара диңгез һәм Азов диңгезеннән китерү планлаштырыла. Белгечләр фикеренчә, бу комплекс чит илдән кертелә торган балык продуктларының 19 процентын үзебездә җитештерелгән белән алмаштырырга ярдәм итәчәк.

Яңа сәнәгать комплексы ел дәвамында 75 мең тоннага кадәр чимал эшкәртер дип ниятләнә. Агрокомплекс төзүнең беренче этабы 2017 елның җәенә гамәлгә ашырылып, 10 мең тонна балык сыешлы суыткычны төзекләндерүдән гыйбарәт булачак. Шулай ук елына 40 мең тонна балык кабул итәрлек пункт булдыру да күздә тотыла. Икенче этапта исә Кара диңгез яр буенда балыкны тирәнтен эшкәртү буенча комплекс төзү булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100