news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балигъ булмаганнарга тонусны күтәрә торган эчемлек һәм зажигалка сату тыела

Татарстанда балигъ булмаган балаларга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне, шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләргә җыеналар. Бу закон проектын ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» депутатлары кертте.

«Закон белән проекты балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газы булган шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сатуны чикләүне кертү һәм аларны сулау белән мавыгуын тыюны билгеләү тәкъдим ителә», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Документны эшләүчеләр закон проекты яшүсмерләр токсикоманиясенә каршы нәтиҗәле эш итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм балаларны гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч тудыра торган сыекландырылган углеводород газлары булган көнкүреш билгеләнешендәге потенциаль куркыныч товарлардан файдаланудан саклау өчен кирәкле шартлар тудырачак, дип ышана.

Чикләүне үтәмәгән өчен агражданнарга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр дминистратив штрафлар каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100