Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимегән
Татарстанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимегән
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). ТР Прокуратурасының өстенлекле бурычларының берсе – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган жинаятьләр саны һәм чагыштырма күләме (2850дән 2467гә) һәм җинаять кылучы яшүсмерләр саны кимү (2561дән 1985кә) тенденциясе күзәтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Казанның Киров, Идел буе һәм Совет районнарында, республиканың Әгерҗе, Алексеевски, Арча, Лениногорски, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Чистай районнарында балигъ булмаганнар тарафыннан ясалган җинаятьләр саны арту теркәлгән. Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәү эше күрсәткечләре үсеше кала бирә. Прокурорлар тарафыннан яшүсмерләр турындагы законнарны бозу очракларын ачыклау саны арткан.
Казанның Совет һәм Яңа Савин районнары, Чаллы, Нурлат шәһәрләре, Кукмара, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Биектау районнары прокурорлары закон бозуларның аеруча актив ачыклаган. Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүсезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүнең иң мөһим чарасы булып белем бирү турындагы законнарны үтәү кала бирә. Прокурор тикшерүләре белән бары Казанда гына да устав нигезләмәләре гамәлдәге закон таләпләренә каршы килгән 177 мәктәп барлыгы ачыкланган. Уставларда уку йортларыннан укучыларны куу, башлангыч сыйныфлар өчен академик сәгатьләрнең дәвамлылыгын арттыру һәм хезмәт хакы ставкалаырн билгеләү тәртибен бозучы нигезләмәләр беркетелгән булган.
Республиканың 72 гомумбелем бирү учреждениесендә уку процессын алып баруга хокук бирүче лицензиянең гамәлдә булу вакыты чыккан. 65 гомумбелем бирү учреждениесендә укыту планнары федераль белем бирү стандартлары таләпләренә туры килмәгән. Аларда кайбер фәннәр буенча федераль компонент трафыннан күздә тотылган сәгатьләр саны киметүгә юл куелган.
Ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре – белем бирү учреждениеләренең чара күрмәве, гамәлгә куючылар тарафыннан белем бирү учреждениеләрен лицензияләү һәм гамәлгә кую документларын гамәлдәге законнарга тәңгәл китерү буенча эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештырмау. Шәһәр һәм район прокурорлары тарафыннан белдерелгән 112 протест закон бозуларны бетерүгә уңай йогынты ясаган.
Республикада җинаять кылган һәр өченче балигъ булмаган бала җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнми һәм укымый. Шуңа бәйле рәвештә милиция органнарында һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торган яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оетыру аеруча актуальлек ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз