news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе оешуга 100 ел тулды

Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм 19 февральдә узды. Чара “Корстон” комплексы мәйданчыгында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады. Аның сүзләренчә, узган елларда комиссия аша социаль яктан куркыныч хәлдә булган меңнәрчә гаиләләр узган, шуңа күрә кеше хәленә керә белүчеләрнең үз вакытында ярдәмгә килүе бик мөһим. Әсгать Сәфәров Республика комиссиясе җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде, алар төрле елларда комиссия эшенә зур өлеш керткәннәр.

Бу чарада шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Евгений Сильянов катнашты.

Аннары комиссиянең иң актив әгъзаларын һәм ветераннарны бүләкләделәр, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100