news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балигъ булмаган 118 бала нарколог исәбендә тора

Нигездә, бу 15-17 яшьлек үсмерләр

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда,  балигъ булмаган 118 бала сәламәтлек саклау учреждениеләрендә наркологик исәптә тора, дип хәбәр итә бүген Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе матбугат төркеме.

Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү мәсьәләләре хакында ТР Наркоконтроль идарәсе каршындагы иҗтимагый советы утырышында да фикер алышканнар. Идарә башлыгы ярдәмчесе Людмила Кудряшова сүзләренчә, 2014 елның 1 октябренә 118 балигъ булмаган бала сәламәтлек саклау учреждениеләрендә наркология исәбендә тора. Аларның республиканың Кама аръягы зонасы шәһәрләреннән 12 яшүсмер "наркомания" диагнозы белән диспансер исәбендә. Нигездә, аларга 15-17 яшь.

Наркотиклар белән законсыз эш итү өлкәсендәге барлык җинаятьләрнең 6 проценты балигъ булмаганнар өлешенә туры килә. Соңгы 2 елда яшүсмерләр кылган наркоҗинаятьләр саны кимү күзәтелә. Агымдагы елның сентябрендә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе ТР Эчке эшләр һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары һәм башка ведомстолар белән берлектә "Россия балалары" дигән комплекслы оператив-профилактик операция үткәргән. Аның барышында балигъ булмаганнар тәүлек буе була торган 40тан артык учреждение, яшьләр күпләп ял итүче 245 урын, 130 транспорт объекты, 500дән артык сәүдә учреждениесе, 800ләп торак сектор объекты тикшерелгән. Белем бирү оешмаларында 3,5 меңнән артык профилактика-кисәтү чарасы оештырылган. Операция барышында хокук саклау органнары тарафыннан 105 наркоҗинаять ачыкланган, аларның 4се балигъ булмаганнар катнашында кылынган булган.

Людмила Кудряшова билгеләп узганча, хәзерге вакытта республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы базасында мәгълүмати система кертелә, ул социаль куркыныч хәлдә булган гаилә һәм балигъ булмаганнарны ачыклауны тәэмин итүче төрле ведомство һәм учреждениеләрнең оператив эшләвенә булышырга тиеш.

Быелның 1 октябренә системаның мәгълүматлар базасында ведомствоаара патронатта торган 3,5 меңнән артык балигъ булмаган бала һәм 2 меңнән күбрәк гаилә санала. Нигездә, алар алкоголь куллануга бәйле рәвештә патронатта тора. Бүгенге көндә әлеге системага наркология керетелмәгән, белгечләр фикеренчә, моны үзгәртергә кирәк. Моннан тыш, утырыш барышында башка проблема да күтәрелде. Татарстанда риск төркеменә кергән балалар белән эшләү өчен квалификацияле кадрлар - психолог һәм социаль педагоглар җитми. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, башка министрлык һәм ведомстволар белән берлектә, республикада булган фәнни-методик эшләнмәләрне истә тотып, риск төркеменә керүче яшүсмерләргә психологик хезмәт күрсәтү стандарты эшләргә киңәш ителгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100