Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда баланы мәктәпкә җыю 2025 елда уртача 16 мең сумга төшәчәк
Татарстанлылар яңа уку елына әзерләнәләр инде. «Татарстан» ДТРК хәбәрчесе республика халкына баланы мәктәпкә җыюның уртача күпмегә төшүе торуы турында сөйләде.
Шулай итеп, бер укучы өчен мәктәп формасы якынча 4,5 мең сум тора, ә аяк киеме – якынча 5 мең. Моңа күлмәкләр һәм сарафаннар өстәлә, аларның бәяләре 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр, шулай ук канцелярия товарларының минималь җыелмасы – каләмнәр, карандашлар, дәфтәрләр һәм фломастерлар 1,1 мең сумга чыга.
Шулай ук баланың аркасына уңайлы һәм көндәлек йөкләнешкә түзә торган сыйфатлы рюкзак сайлау мөһим. Аларның бәясе модель һәм өстәмә функцияләргә бәйле рәвештә 2 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Шул рәвешле, «Татарстан» ДТРК исәпләүләре буенча, быел ата-аналарга бер баланы мәктәпкә якынча 16 мең сумга җыярга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз