news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартуның 16 очрагы теркәлгән

Шикаятьләрне тикшерү барышында Чаллының 76нчы гимназиясе директоры Марсилә Сабирова эшеннән азат ителгән.

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына балаларны беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле 16 шикаять килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомство җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

16 шикаятьнең 10сы Чаллының 76нчы гимназиясе администрациясенә карата бирелгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, белем бирү оешмасы «Мәгариф турында»гы Федераль законның 67нче маддәсен бозган. Әлеге факт буенча беркетмә төзелеп, эш судка тапшырылган.

«Балаларын беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле рәвештә, ата-аналардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Мәктәп администрациясе моны урыннар булмауга сылтый. Без гаризаларның кайчан тапшырылуын өйрәнгәч, аларның күбесе мәктәпкә кабул ителгән балаларның гаризаларыннан алданрак бирелүен ачыкладык. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Суд карары нигезендә гимназия директоры җинаять җаваплылыгына тартылды һәм эшеннән азат ителде», - дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова.

Шунысын да искәртик: балаларны беренче сыйныфка кабул итү 1 февральдә башланып, 1 июльдә төгәлләнә.  «Мәгариф турында»гы Федераль закон нигезендә, мәктәпкә 6,5-8 яшьлек балалар кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100