news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче дулкыны башлана

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче дулкыны башлана
Фото: © «Татар-информ»

Шимбә, 6 июльдә, Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче дулкыны башлана. Бу хакта республика Төбәк белән идарә итү үзәге Telegram-каналында хәбәр ителә.

«Бу этап баласын теркәлү урыны буенча түгел, ә башка мәктәпкә бирергә теләүчеләр өчен оештырыла. Ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк», - дип искәрттеләр Төбәк белән идарә итү үзәгендә.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Документларның төп нөсхәләрен мәктәпкә китерергә кирәкми, аларны читтән торып тикшерәчәкләр, дип ачыклык керттеләр үзәктә.

Элегрәк, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, теркәлгән территориядә яшәүче, шулай ук кабул итүгә чираттан тыш, беренче чиратта яки өстенлекле хокукка ия балаларның документларын кабул иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100