news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балаларга сөяк мие күчереп утырта башлаганнар

Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә балаларга җелек (сөяк мие) күчереп утырту операцияләрен ясый башлаганнар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Узган атнада җелек күчереп утырту операцияләре башланды. Бу катлаулы, ләкин мөһим эш», - диде министр.

Татарстан табиблары Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясе, онкология һәм иммунология медицина тикшеренү үзәге белгечләре белән берлектә эшли.

Татарстанда Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге 2021 елда ачылган иде. Быел 600 меңнән артык балага профилактик тикшеренүләр уздырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100