news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда балаларга нинди исемнәр кушарга ярамый

Татарстанда балаларга нинди исемнәр кушарга ярамый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бала тугач, ата-аналар яңа туган сабыйга исем сайлау мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Әмма балага исем кушуда кайбер чикләүләр бар. Бу хакта тулырак «Татар – информ» материалында.

Исем сан билгеләрен, хәреф һәм саннан торган символларны, саннарны, хәреф булмаган символлар һәм билгеләрне (дефистан тыш), сүгенү сүзләрен, вазифаларга, титулларга, рангларга күрсәтмәләрне үз эченә алмаска тиеш.

Фамилия сайлау кагыйдәләре

Баланың ата-анасы бер фамилияле булган очракта, балага шундый ук фамилия бирелә. Әгәр ата-ананың фамилияләре төрле булса, сабыйга әтисенең дә, әнисенең дә фамилиясе бирелергә мөмкин. Ләкин мондый очракларда балага ешрак әтисенең фамилиясе бирелә.

Моннан тыш, балага ике фамилия – теләсә нинди тәртиптә әтисенең һәм әнисенең фамилиясен бирергә була. Ләкин монда бер нюанс бар: балага ике фамилия биргән очракта, ул дефис аша языла торган ике сүздән артмаска тиеш. Шул ук вакытта, әгәр гаиләдә берничә бала һәм аларның барысына да ике фамилия бирелгән булса, әти белән әнинең фамилияләре бертөрле тәртиптә торырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot