news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда балаларга бәла-каза китергән транспорт һәлакәтләре буенча хәтәр үсеш күзәтелә
Былтырга белән чагыштырганда, транспорт һәлакәтләре саны 25кә (40,7 процентка), һәлак булучылар 2 тапкырга, имгәнүчеләр 17гә (36,4 процентка) арткан
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Транспорт юлларында балаларның имгәнүен профилактикалау чаралары уздырылуга карамастан, республикада бу мәсьәләдә вазгыять элеккегечә катлаулы саклана.
Шушы елның 2 аенда Татарстан юлларында һәм шәһәр, авыл урамнарында балаларга бәла-каза китергән 76 транспорт һәлакәте булган, аларда 4 сабыйның гомере өзелгән, 75е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Узган елгы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, әлеге һәр 3 күрсәткеч буенча да куркыныч “үсеш” күзәтелә: транспорт һәлакәтләре саны 25кә (40,7 процентка), һәлак булучылар 2 тапкырга, имгәнүчеләр 17гә (36,4 процентка) арткан.
Мәсәлән, быел 7 гыйнварда Әтнә районының Күшәр – Ключи-Сап юлында “ВАЗ-21120” машинасы, алдындагы машинаны узганда, “ВАЗ-2106”га маңгайга-маңгай бәрелеп, беренчесе каршы як юл астына тәгәрәгән һәм авыр хәлдәге 4 яшьлек малай хастаханәгә илткәндә ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. 31 гыйнвар көнне Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында “ВАЗ-21140” машинасы белән исерек килеш идарә иткән кеше юл читендә торган 9 яшьлек малайны таптатып үтергән һ.б. шундый хәтәр очраклар мәгълүм.
Язгы каникул җитүен искәртеп, республиканың Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе рульдәгеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда аеруча игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot