news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балаларга ашау урыннары җитмәгән мәктәпләрдә янкормалар төзеләчәк

Быел барлыгы 201 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак.

Татарстанда балаларга ашау урыннары җитмәгән мәктәпләрдә янкормалар төзеләчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2020 ел дәвамында Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрен тикшереп чыккан.

«Ашау өчен бүлмәләр санын арттыру максатыннан, мәктәпләргә янкормалар төзүне күз уңында тотабыз. Иске мәктәпләрдә ашханәләр актлар залы белән берләштерелгән. Бер ягында сәхнә, ә икенче ягында аш бүлмәсе. Бу бик уңайсыз. Казанның 13, 41нче мәктәпләрендә шул хәл. Хәзер янкормалар төзү мәсьәләсен карыйбыз», — диде Дәүләт Советында узган киңәшмәдә Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, яңа шартларда ашау бүлмәләре җитеп бетмәгән һәм тиешенчә җиһазландырылмаган мәктәпләр бихисап. «Республикада шундый 201 мәктәп бар, әмма ярдәм кирәк булган мәктәпләр саны күбрәк. Безнең исәпләүләр буенча, барлык җиһазларны алу өчен 3 млрд сум кирәк», — дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100