news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балаларга АКДС прививкасына алмаш вакцина ясала башлаячак

“Әлеге вакцина эченә биш төрле инфекциягә каршы штаммнар керә”, - диде Дмитрий Лопушов.

Татарстанда балаларга АКДС прививкасына алмаш вакцина ясала башлаячак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тиздән балаларга АКДС прививкасына алмашка биш йогышлы авыруга каршы берьюлы тәэсир итә торган вакцина ясала башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Россиядә дифтерия, бума ютәл (коклюш), В гепатиты, катып калу (столбняк), гемофилия инфекцияләрен берләштергән вакцина эшләнә. Бу хәзер куела торган АКДСка алмаш булачак”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунизация буенча баш белгече Дмитрий Лопушов.

Билгеле булганча, катнаш вакцинаның чит илдә эшләнгәннәре инде бар. Россиядә мондый вакцина юк иде һәм ул яңарак кына теркәлде.

“Әлеге вакцинаның уңай ягы – организмга булган индукцион йөкләнешне киметү. Балага берьюлы биш инфекциягә каршы бер укол ясалачак. Кулланылышка чыкканчы ул сыйфат контроле аша уза һәм барлык булырга мөмкин реакцияләре өйрәнелә”, - диде баш белгеч.

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, федераль бюджеттан бүленгәч, якын арада әлеге прививка балаларга ясала башлаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100