news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балаларга 10 мең сум түләү турында гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә

РФ Президенты россиялеләргә мөрәҗәгатендә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча түләнәчәге хакында игълан итте.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләр 10 мең сум күләмендә пособие алу өчен 1 октябрьгә кадәр гариза тапшыра ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гаиләләрнең пособие түләүне сорап мөрәҗәгать итү өчен биш айга якын вакыты бар, гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бернинди өстәмә документлар да тәкъдим итәргә кирәкми», - дип белдерде Татарстан Пенсия фонды башлыгы.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша махсус сервис ярдәмендә тапшырырга мөмкин. Аны тутырганда бик тә игътибарлы булырга кирәк, дип искәртте Вафин.

Шунысын да искәртик: кичә Россия Президенты Владимир Путин россиялеләргә мөрәҗәгатендә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә акча түләнәчәге хакында игълан итте. Акчаны 1 июньнән түли башлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100