news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар ялы оешмаларында туклану турында фикер алыштылар

Туклануны оештыруны Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе даими рәвештә тикшереп торган.

Татарстанда балалар ялы оешмаларында туклану турында фикер алыштылар
tatarstan.ru

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Хөкүмәте йортында балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Биредә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, туклануны оештыру һәм ял оешмаларын продуктлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, җәйге ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә 179 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Барлыгы 1810 ял итү оешмасы эшләгән.

Агымдагы елда туклануны оештыру даими рәвештә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан тикшерелеп торды, тикшерү нәтиҗәләре буенча отчетлар атна саен республика җитәкчелегенә җибәрелде, дип өстәде Алексей Песошин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100