news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балалар йөрәгенә ясалган операцияләр саны 500дән артып китә
2009 елда Республика балалар клиник хастаханәсендә хирургия ярдәмендә дәвалана торган авырулары булган 12 546 бала ятып чыга
Скопировать ссылку
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда Республика балалар клиник хастаханәсендә хирургия ярдәмендә дәвалана торган авырулары булган 12 546 бала ятып чыга. Бу турыда клиника баш табибының хирургия буенча урынбасары Денис Петрушенко хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хастаханәдә республикада операциягә мохтаҗ булган балаларның 70 проценты дәвалана.
Узган ел клиника табиблары тарафыннан 8179 операция үткәрелә. Алар арасында 1932 операция югары медицина технологияләрен кулланып ясала. Хастаханәнең кардиохирургия бүлегендә балалар йөрәгенә ясалган операцияләр саны 500 дән артып китә. Хирурглар операцияләр ясаганда яңа методикалар куллана. Мәсәлән, кардиохирургия бүлегендә - йөрәктәге карынчыкара бүлегенә эндоваскуляр операцияләр, казналык-бит хирургиясе бүлегендә – Пьер-Робен синдромын хирургия ярдәмендә коррекцияләү, хирургия бүлегендә – Гиршспрунг авыруы вакытында юан эчәклекне трансаналь юл белән кисеп алу операцияләрен әйтеп китәргә була. Шулай ук балалардагы касык һәм касык төбе бүсерен видеолапароскопик операцияләр ярдәмендә дәвалау, кискен сукыр эчәк ялкынсынуын берпортлы видеолапарскопик операцияләр ярдәмендә дәвалау кебек хирургия ысуллары кулланылышка кертелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2