news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

Конкурс лауреатлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьгә кадәр «Пусть всегда будет Солнце!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Хәйрия акциясе Татарстанда «Комсомольская правда» газетасы вәкиллеге тарафыннан мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итә басма.

Конкурста катнашу өчен онлайн-заявка тутырырга һәм иҗади эшнең фотокопиясен түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: https://www.kazan.kp.ru/best/kazan/sun2021/

Рәсемнәр белән гаризалар 2021 елның 14 ноябренә кадәр кабул ителә. Гаризаны рәсмиләштергәннән соң, рәсемнәрне почта аша җибәрергә кирәк: 420080, Казан, Ямашев пр., 10, 301 офис. Аннан соң рәсемнәр Казанның газетасы сайтында басылачак, биредә бәйге 15 декабрьдә халык тавыш бирү белән төгәлләнәчәк. Конкурс лауреатлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot