news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар поликлиникаларында җиһазларны яңарту өчен 330 млн сум бүлеп бирелә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар поликлиникаларында җиһазларны яңарту күрсәткечен биштән 20 процентка кадәр арттырачак.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар поликлиникалары җиһазларын 20 процентка кадәр яңартырга ниятли. Бу хакта бүген Казанда узган киңәшмәдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

«Өч ел эчендә Татарстанда 50 балалар поликлиникасында һәм балалар сырхауханәләрендә медицина җиһазларын тулысынча яңарту планлаштырыла. Куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен 2019 елда 330 млн сумга якын акча каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 185 млн сум», — дип билгеләп үтте спикер.

Фатыйхов мәгълүматларына караганда, быел магнитлы-резонанс томографын, рентген-компьютер томографын, рентген аппаратны, УЗИ өчен портатив аппаратларны, эндоскопик җиһазларны, лор-җиһазларны, функциональ диагностика җиһазларын сатып алу планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыруның планлаштырылган сроклары агымдагы елның сентябренә кадәр билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100