news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум бирәләр

Россиядә балалар сәламәтлек саклау системасын яңартуга Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум акча биреләчәк. Шул хактагы боерык Россия Хөкүмәте порталында чыкты.

Балалар поликлиникалары һәм поликлиника бүлекләренә медицина җиһазлары алу өчен, Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Акчалар Россиядә яңа туган сабыйлар һәм балалар үлемен киметүгә юнәлдерелгән «Балалар поликлиникалары һәм медицина учреждениеләре поликлиника бүлекләренең матди-техник базасын үстерү» программасы кысаларында бүлеп бирелә.

2018-2020 елларда балаларның сәламәтлеген саклау системасын яңарту өчен Россия Хөкүмәте резерв фондыннан 30 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100