news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар омбудсменына мәктәп конфликтлары буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан

Укытучылар белән укучылар гына түгел, укучыларның ата-аналары да талаша.

Татарстанда балалар омбудсменына мәктәп конфликтлары буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан
архив

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр саны буенча мәгариф мәсьәләләре өстенлек алып тора. Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында ТР балалар омбудсмены Гүзәл Удачина сөйләде.

«Кызганычка, вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урында — мәгариф мәсьәләләре буенча шикаятьләр. Барыннан да элек, балалар арасында конфликтлы вәзгыятькә түгел, ә педагог һәм укучы, укытучы һәм ата-ана арасындагы конфликтларга зарланалар», — дип хәбәр итте Удачина.

Шул ук вакытта ул, узган ел вәкаләтле вәкил аппараты балалар арасындагы конфликтларга һәм сыйныфташлары ягыннан эзәрлекләүгә бер генә шикаять тә алмаган, диде ул.

2019 елда Татарстанда балалар омбудсмены адресына 2,4 мең тирәсе мөрәҗәгать булды, дип йомгаклады Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Гүзәл Удачина белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100