news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар өчен татар бизәкләренә багышланган буягыч чыкты

Татарстанда балалар өчен «Бергәләп бизибез» дип исемләнгән яңа китап-буягыч чыкты. Альбомда татар бизәкләренең кыскача тарихы, балаларны рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать нигезләренә өйрәтү өчен биремнәр бар. Бу хакта Миллиард.татар порталында хәбәр ителә.

Һәр биремгә аларны үтәү өчен методик киңәшләр бирелә. Китаптагы биремнәрне балалар мөстәкыйль дә эшли ала, шулай ук укытучы, мәктәпкәчә учреждениеләрнең өлкән төркемнәре тәрбиячесе, сәнгать мәктәбе, түгәрәк, студия педагоглары, шулай ук ата-аналар белән файдаланылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100