Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда балалар музейларга күбрәк йөри башлаган
2019 елда 1,4 млннан артык бала музейда булган.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда балалар музейларга күбрәк йөри башлаган. Халык өчен өстенлекле юнәлешләр буенча 2019 елга нәтиҗәләр турында мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертларына хәбәр итте.
2019 елда дәүләт һәм муниципаль музейларына 6,94 млн кеше килгән. Шуларның 1 401 771е — 16 яшькәчә балалар. 2018 елда бу сан 6,9 млн. булган. Балалар 1,1 млн.ны тәшкил иткән. Димәк, музейга йөрүче балалар саны 17 проценттан 20 процентка җиткән.
Юлия Әдһәмова 2019 елның 1 июненнән 18 яшькәчә балалар музейларга бушлай кертелүен искәртеп үтте. Бу экскурсиясез булган очракларда. «Бу Татарстанда беренче тапкыр», — дип искәртеп узды ул.
«Моңа бәйле рәвештә музейларның кеременә күз салсак, вазгыять төрлечә. 14 музейның унысына бюджеттан тыш кереп арткан. Мәсәлән, ТР Милли музее, Казан Кремле музей тыюлыгы. Бу максатчан аудитория белән эшли белүгә бәйле», — дип аңлатты Юлия Әдһәмова.
2019 ел башында министрлык үз алдына музейга йөрүче балалар санын арттыру максатын куйган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз