Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балалар һәм үсмерләр арасында алкогольдән агуланулар саны кимегән
Гомумән, халык арасында алкогольдән агулану 24,7 процентка кимегән
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда Татарстанда яшәүчеләр арасында алкогольдән агулану очраклары, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 24,7 процентка кимеп, 1198 факт очрак булган. 2014 нче елда агуланулар саны 1584не тәшкил иткән.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясе утырышында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, балалар һәм үсмерләр арасында алкогольдән агуланулар саны кимегән. 2015 нче елда 14 яшькә кадәрге балалар арасында 36 очрак теркәлгән, 2014 нче елда ул 44 булган. Үлем очраклары юк.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгышында бу мәсьәләгә тукталып, агуланулар саны кимүе уңай күренеш булуын билгеләп узды. “Аеруча балалар арасында агуланулар саны кимүе сөендерә. Шулай да әлегә проблемага җитдирәк игътибар юнәлтергә тиешле район һәм шәһәрләр дә кала. Балалар арасында агулануның 36 очрагыннан 14е Яр Чаллыга, 8е Казанга туры килә. Бу, әлбәттә, борчуга сала”, - диде Хөкүмәт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз