news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар лагерьлары ремонтына өч елга 7 млрд сум акча биреләчәк

ТР Президенты лагерьларның күпчелеге совет чорыннан калган һәм реконструкциягә мохтаҗ булганын искәртте.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерүгә өч елга 7 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

“Җәйге балалар лагерьлары инфраструктурасы буенча зур программа әзерләнә. Без объектларның нинди типта булырга тиешлеге буенча нормалар, проектлар эшләдек. Өч ел дәвамында гамәлдәге 94 лагерьга 7 млрд сум акча кертергә тиешбез”, - диде Президент. Ул лагерьларның күпчелеге совет чорыннан калган һәм реконструкциягә мохтаҗ булганын искәртте.

Министр Дамир Фәттахов “Лето детям” программасы кысаларында республика лагерьларында капиталь ремонт үткәреләчәген әйтте. Ел саен 200 меңнән артык баланың җәйге лагерьларда ял итүен билгеләп үтте. “Яңа программа җәйге ял белән колачланган балалар санын, ял сыйфатын арттырырга булышачак”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100