news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр сирәгрәк җинаять кыла башлаган

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр сирәгрәк җинаять кыла башлаган. Узган ел полиция хезмәткәрләренә 389 бала китерелгән булса, быел – 332. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Лариса Осипова хәбәр итте.

«Тулаем алганда, балалар кылган җинаятьләрнең Татарстанда артуы күзәтелә. Ул зур түгел, артым 1 процент тәшкил итә, моңа серияле җинаятьләр дә керә, әйтик, бер бала берничә тапкыр урлаган булган. Барыннан да ешрак 14 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр эләгә», – дип билгеләп үтте Осипова.

Балалар иң күбе урлау һәм талау буенча эләгә, мондый очраклар җинаятьләрнең гомуми саныннан 40 процент тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot