news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен интернет-радио эшли башлаячак

Татарстанда Татнетны үстерү фонды ике телле белем бирү, мәдәни һәм агарту юнәлешендә эшли торган «Радио Белем» – «Белем радиосы» дип исемләнгән интернет-радио эшли башлаячак. Оештыручылар максатчан аудитория буларак яшь буынны сайлаган.

Яңа интернет-радио –  мәдәни мирасны, гаиләнең традицион кыйммәтләрен, шулай ук республика һәм илнең мәдәниятен саклау инициативасы.

Яңа интернет-дулкында балалар өчен кызыклы проектлар, мәгарифтә кызыклы тенденцияләр, кешенең үсү этаплары һ.б. турында сөйләрләр дип көтелә.

«Бүген, гомумән, Татарстанда, Интернет челтәрендә, радиоешлыкларда да балалар өчен билингваль радио юк. Ул үсеп килүче буын арасында безнең мәдәни мирасны, халык традицияләрен, тарих, сәнгать һәм әдәбиятыбызны популярлаштыруга юнәлтелә алган булыр иде. Безнең проектның бу юнәлештә лаеклы урын алачагына өметләнәбез», – дип, идеянең актуальлеге турында «Татар-информ»га «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Раил Гатауллин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, алып баручы, диктор, тапшыруларда катнашучылар сыйфатында укытучылар, педагоглар, сәнгать эшлеклеләре, танылган шәхесләр генә түгел, балалар һәм яшүсмерләрнең үзләрен дә чакырачаклар. Проект ике телдә эшләячәк, ягъни «Белем Радиосы» тапшырулары эфирга рус һәм татар телләрендә чыгачак. Моннан тыш, тыңлаучыларга уңайлы булсын өчен мобиль кушымта да булдырырга җыеналар.

Радионы яңа уку елы башланган вакытта эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Проект мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100