news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар өчен җәйге татар лагерьларының кайчан булачагы билгеле

Төбәкара сменаларда катнашу өчен татар телен белүче 12-17 яшьлек укучылар чакырыла.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда татар лагерьларының кайчан булачагы билгеле. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге сайтында язылган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының сәламәтләндерү лагерьлары базасында татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара профильле сменалар оештыра. 

Актанышның «Бүләк» лагеренда милли - мәдәни профильле смена узачак (1 смена - 2019 елның 1 июненнән 18 июненә кадәр, 2 смена – 2019 елның 25 июненнән 12 июленә кадәр).

Казанда «Дуслык» профильле сменасы 2019 елның 12 июленнән 29 июленә кадәр була.

«Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә 2019 елның 15 июненнән 21 июненә кадәр «Болгар-Туган тел» татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара чатыр лагере (14тән 17 яшькәчә) узачак.

Татарстанның Мамадыш муниципаль районында «Гөлстан» төбәкара профильле сменасы 2019 елның 17 июненнән 4 июленә кадәр оештырыла. «Нурлы алан» төбәкара профильле сменасы 2019 елның 13 августыннан 30 августына кадәр уза.

Арча муниципаль районында татар теле буенча «Без – Тукай оныклары» сөйләм практикасы белән төбәкара палаткалы лагерь 24 июньнән алып 30 июненә кадәр булачак.

Казанда «Заречье» сәламәтләндерү лагере базасында 2019 елның 30 июленнән 19 августына кадәр балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗаты төбәкара форумы була.

«Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә Татарстанның Алексеевск районындагы Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә 2019 елның 16 июленнән 21 июленә кадәр (14-17 яшь) «Сәләт»VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумының дүртенче сменасы узачак.

Төбәкара сменаларда катнашу өчен татар телен белүче 12-17 яшьлек укучылар туган тел, иҗат конкурслары, конференцияләр җиңүчеләре арасыннан чакырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100