news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар өчен яңа телеканалга иң яхшы исем сайлауга бәйге игълан ителде

Идеяләрне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр җиткерергә кирәк.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе балалар өчен татар телендә белем бирү каналының иң яхшы исеменә һәм яңгырашлы шигаренә бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа каналның төп максаты – кече яшьтән балаларга татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. Каналның аудиториясе – 14 яшькәчә балалар булачак. Балалар каналында мультфильмнар, кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк.

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Төп таләп – тәкъдим ителгән исемнәр мәгълүматлы, кыска һәм истә кала торган булсын. Телеканалның исеме татар телендә булырга тиеш. Идеяләрне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр balalar-tv@mail.ru почтасына юлларга кирәк. 9-13 гыйнварда иң уңышлы биш тәкъдимне сайлап алып, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы сайтында тавыш бирү оештырылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100