news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар өчен «Идел буе халыклары әкиятләре» җыентыгы чыкты

Әкиятләрнең кайберләрен QR-код белән карап һәм тыңлап була.

Татарстанда балалар өчен «Идел буе халыклары әкиятләре» җыентыгы чыкты
Инстаграмдагы tatkniga сәхифәсеннән

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Идел буе халыклары әкиятләре» дигән яңа китап чыкты. Ул рус һәм татар телендә нәшер ителгән.

Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу җыентыкка Идел буе халыклары әкиятләре кергән. Алар арасында могҗиза һәм көнкүреш, шулай ук хайваннар турында әкиятләр бар.

Матур иллюстрацияле һәм кызыклы әкиятләр балаларны намуслы, кыю, ярдәмчел булырга, шулай ук дуслык кадерен белергә, яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәтә.

Аларның кайберләрен әкият азагындагы QR-код белән карап һәм тыңлап була, дип хәбәр итә китап нәшрияты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100