news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар бакчасы мөдире хезмәт хаклары белән махинация ясауда шикләнелә

Мөдиргә карата җинаять эше ачылган.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Азнакайдагы балалар бакчасы мөдире 2016 елда укытучы-логопедка өлкән тәрбияче вазифаларын йөкләгән. 2016-2018 елларда балалар бакчасы җитәкчелеге таләбе буенча логопед өлкән тәрбияченең хезмәт хакын мөдиргә тапшырып барган, әмма үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәмәгән. Тулаем алганда, ул 240 мең сум акча биргән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләвенчә, 2019 һәм 2020 елларда балалар бакчасындагы тагын ике хезмәткәр канцелярша һәм кече тәрбияче вазифаларын башкарган, ә хезмәт хакларының яртысын шулай ук мөдиргә тапшырып барганнар.

«Хезмәт вәкаләтләрен арттырып куллану», «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр җинаять схемасының башка эпизодларын да ачыклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100